ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2018 ел
сишәмбе

2018  елның 15 августында Яр Чаллы  шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча  урнашкан КАМАЗ Мәдәният сараенда мәшгульлек үзәге физик  мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен  буш эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

Бүген "Татар-информ" республика мәгълүмат агентлыгында "Чиксез спорт" социаль проекты буенча матбугат очрашуы оештырылды.

Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Физкультурник көненә багышланган спорт-сәламәтләндерү чарасы булып узды.

Татарстан делегаты Инесса Клюкина "iВолга" форумында призлы урын яулады. МедиаВолна сменасында аның   “Видеопрограммалар циклы “Кеше һәм…” проекты беренче урынга лаек булды.

Астанадан 4 август көнне үзенчәлекле веломарафон страт алды. Начар күрүче һәм сукырлар командасыннан торган марафон җиденче көнендә Татарстан республикасына килеп җитте. Казахстан кунакларын беренче булып актанышлылар каршы алды.


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

Узган атна шимбәсендә "Таннефть" шәһәр стадионында Физкультурник кцне ужаеннан спартакиада оештырылды. Чистайның "Юлдаш" инвалид спортсменнары физкультура буенча инструктор Светлана Шигаева белән ярышларда актив катнашты.

"Без бергә" клубы эшчәнлеге уңаеннан 2018 елның 9 августы көнне "Веста" үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова авырлыклары булган, социаль адаптация, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар белән "Мин синең белән аралашырга шат!" дигән төркемле дәрес үткәрде.

"Без булдырабыз" проекты уңаеннан Арча "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә иҗтимагый көнкүреш хезмәтенә өйрәтү эше көннән-көн алга бара.

2018 елның 13 нче августында Физкультура укытучылар көне  һәм начар гадәтләргә каршы  профилактика үткәрү уңаеннан "Наз" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә акция узды. Үзәкнең социаль педагогы Лилия Зарипова "Волонтер" активистлары белән  "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" чарасы оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International