Туган як - яраткан төбәгем  күргәзмәсе

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру уңаеннан, Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  Чаллы дәүләт педагогика университеты студентларының “Туган як - яраткан төбәгем” дигән  күргәзмә оештырылды. Студентларының иҗади эшләре  үзәк диварларны ел дәвамында бизәп торды.

Күргәзмәнең максаты: туган як һәм шәһәрдәге истәлекле урыннар турында белемнәрен үстерү, аның матурлыгын, Ватанга карата җаваплылык хисен һәм сәләтен тоярга өйрәтү иде.

Экспозициягә җәй темасы төрле жанрларда башкарылган композицияләр  (акварель, май, тушь)  булып кергән. Социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр студентларның иҗади эшләреннән канәгать калып, алар тудырган  матурлыкка сокландылар, рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International