Питрәч "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре Р.Апакимова белән экологик тәрбия бирү буенча: "Шифалы үләннәр", - дип аталган кызыклы дәрес үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты: туган ягыбызда үскән дару үләннәрен аера һәм куллана белергә өйрәтү.
"Шатлык" приютында экологик тәрбия бирүгә бик зур игътибар бирелә. Балалар экологик дәресләрдә үзләрен бик актив тота. Алар фикер йөртергә, нәтиҗәләр ясарга, исбатларга, төркемнәрдә эшли, тыңлый белергә өйрәнә. Менә бүгенге дәрестә дә алар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.