"Мин синең белән аралашырга шат!" төркемле дәрес - Түбән Камада

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

"Без бергә" клубы эшчәнлеге уңаеннан 2018 елның 9 августы көнне "Веста" үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова авырлыклары булган, социаль адаптация, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар белән "Мин синең белән аралашырга шат!" дигән төркемле дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты: эре һәм вак моториканы формалаштыру, үз-үзеңне дөрес үстерү,  шулай ук конструктив хезмәттәшлек һәм аралашу формаларын беркетү.

Дәрес башында педагог балалар белән көндәлек тормышта яшьтәшләр белән нәтиҗәле аралашу ысуллары турында сөйләште. Балалар арасындагы элемтә барлыкка килүенә ничек ярдәм итеп була икәнен һәм бер-берсенә карата ничек дустанә мөнәсәбәттә булырга кирәк икәнен аңлатып үтте. Әңгәмә ахырында педагог үз фикереңне дөрес җиткерә белергә һәм төркемдә эшли белергә өйрәнергә кирәк дигән фикерен җиткерде.

Әңгәмәдән соң, балалар белән берлектә педагог "Пластилин мозаикасы" дип аталган күнегү үтәде. Бу күнегү аша балалар үзләренең акыл һәм иҗат эшчәнлеген үстереп кенә калмыйлар, ул эле социаль актив шәхес булып үсү өчен дә этәргеч нокта булып тора. Пластилиннан фигуралар ясау эзләү мөмкинлеге дә бирә, вак моторикан үстерә, хаталар юлы белән матурырак һәм кызыклырак әйбер ясауга этәрә.

Әлеге күнегүне үтәгәннән соң, егетләр һәм кызлар “Ком терапиясенең икенче өлешенә күчтеләр. “Рәссамнар” дип аталаган күнегү, балага ничә яшь булуга карамастан, фантазиясен үстерергә, аның психоэмоциональ торышын көйләргә, адаптация  функцияләрен активировлаштырырга ярдәм итә. Балалар шигырь укыдыл, комда төрле геометрик фигуралар ясадылар (саннар, төрледән-төрле геометрик фигуралар, ярымовал, авыш линияләр һ.б.). Әлеге күнегү балаларга үз хисләрен күрсәтергә һәм аңларга ярдәм итә.

 Дәрес азагында, балалар алган тәэсирләре белән уртаклашты, мондый төркемле дәресләргә ешрак килергә сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International