Татарстан делегаты Инесса Клюкина "iВолга" форумында призлы урын яулады. МедиаВолна сменасында аның “Видеопрограммалар циклы “Кеше һәм…” проекты беренче урынга лаек булды.
"iВолга" Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән меңгә якын кешене берләштерә. Ун көн дәвамында алар белән профессиональ экспертлар, бизнес-тренерлар, галимнәр, шулай ук атаклы кешеләр эшләде. Алган белемнәрен исәпкә алып, катнашучылар үз проектларын җентекләп эшләде һәм грант фонды өчен көрәште.
Узган биш елда 158 проект грант ярдәме алды һәм төрле шәһәрләрдә, авылларда гамәлгә ашырылган.
"iВолга " – яшьләр арасында үткәрелә торган иң масштаблы форум булып тора: ул быел да 2 меңнән артык катнашучыны үзенә җыйды. Биредә катнашучы 109 студент арасында Татарстаннан 6 проект авторы гомуми суммада 950 мең сум отты, 2 кеше Мәскәүгә бару юлламасына лаек булды.