Астанадан 4 август көнне үзенчәлекле веломарафон страт алды. Начар күрүче һәм сукырлар командасыннан торган марафон җиденче көнендә Татарстан республикасына килеп җитте. Казахстан кунакларын беренче булып актанышлылар каршы алды.
"Blind Race Astana – Paris" веломарафонын кичә Татарстан башкаласында кунак иттеләр. Алар өчен шәһәрнең истәлекле урыннарына махсус экскурсияләр оештырылды.
Татарстан республикасының Иҗтимагый палатасында "Чиксез спорт" проекты уңаеннан түгәрәк өстәл оештырылды. Анда Казахстанның Казандагы Генераль консулы Еркина Тукумова, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мөбәрәкшин һ.б. катнашты. Чара барышында "Астана-Париж"сукырларның веломаршруты һәм Татарстанның комерцияле булмаган оешмалары турында сүз барды.
Бүген, 14 августа, "Чиксез спорт" проекты җитәкчесе Бәхтияр Базарбеков һ.б "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узачак пресс-конференциядә катнашалар. Алар журналистларга социаль проектныж щёщмияте турында сөйлиячәк.