"Без булдырабыз" проекты уңаеннан Арча "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә иҗтимагый көнкүреш хезмәтенә өйрәтү эше көннән-көн алга бара.
Бүген биредә балалар коймак пешерү серләренә төшенделәр. Коймак пешеру берничә этаптан тора: пешерү өчен кирәкле этаплар: пешерү өчен кирәкле продукцияне булдыру, табаны кыздыру hәм пешерү. Бер генә этапны да төшереп калдырырга ярамый. Хезмәткәрләр Галиева Ләйсан hәм Хәмитова Миләушә балаларга белен пешерү ысуларына бик тиз төшендерделәр hәм бу эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәттеләр. Ахырдан алар үзләренә пешергән коймак белән чәй эчтеләр. Балаларны мондый иҗтимагый көнкүреш хезмәткә өйрәтү аларның анда үз-үзләренә урын табуларына зур әтәргеч.