"Юлдаш" спортсменнары призлы урыннар яулый

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Узган атна шимбәсендә "Таннефть" шәһәр стадионында Физкультурник кцне ужаеннан спартакиада оештырылды. Чистайның "Юлдаш" инвалид спортсменнары физкультура буенча инструктор Светлана Шигаева белән ярышларда актив катнашты.

Алар башкалар алдында үз осталыкларын күрсәтте, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Роман Дряхлых армрестлинг буенча, Айдар Сафин пауэрлифтинг һәм колясканы фигуралы йөртү буенча "алтын" яулады. "Көмеш"кә исә,  Алексей Тривоженко (пауэрлифтинг) һәм Диана Меннянова (колясканы фигуралы йөртү) лаек булды. "Бронза"га Алексей Тривоженко һәм Оксана Большакова ия. Бөтен катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде. Җиңүчеләр хөрмәтенә концерт узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International