Чистай муниципаль районының "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Аз хәрәкәтләнүчән гражданнарны карау мәктәбе"нең беренче дәресе узды.
Бу дәрестә социаль хезмәткәрләр һәм гражданнарның туганнары катнашты. Биредә алар тәҗрибә уртаклашырга, шулай ук яңа мәгълүмат алырга килде.