Яңа Чишмә интернат-йорты карамагындагыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортта Яңа Чишмә районы прокуроры С.Козлов  әлеге учреждениедә яшәүче гражданнарны кабул итте. 

Гомуми җыелыш вакытында ул хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар белән өлкән яшьтәге һәм инвалидларга нинди ташламалар каралган булуын аңлатты. Станислав Геннадьевич үзенең исеменнән өлкәннәр көне белән котлады, барлык яшәүчеләрне татлы ризыклар белән сыйлады. Халык мондый аралашуга һәм сыйларга бик шат иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International