25 һәм 26 сентябрь көннәрендә Казан ярминкәсендә "Актив озын гомер" күргәзмәсе узды. Биредә вакансияләр ярминкәсе дә оештырылды, анда шәһәрнең 48 предприятиесе, шулай ук 5 газета катнашты.
Ярминкә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләде, бу вакыт эчендә казанлылар һәм башкала кунаклары халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тәкъдим итә торган хезмәтләр, шул исәптән социаль яклау мәсьәләләре буенча 1 968 консультация алды. Күп кенә мөрәҗәгатьләр хезмәт законнары, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләренә кагылышлы иде.
Стендларда һәм компьютер базасында 19 178 вакансия турында мәгълүмат бирелде. Моннан тыш, килүчеләр катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашып, вакантлы урыннарда эш шартлары турында сөйләшергә һәм алардан эшкә урнашу өчен юллама алырга мөмкин иде.
Барлыгы вакансияләр ярминкәсендә 1 905 кеше булды. Шуларның 156сы эш урыннарына юллама алды. Алар арасында өлкән яшьтәге гражданнар да бар иде-37 кеше.