Әлмәт райнында гомер итүче 105 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Районның тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Зәрига Гальбай кызы Шәйдуллина бүген үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Әлеге дата сокландырырлык – аңа 105 яшь тулды. Зәрига Шәйдуллинаны туган көне белән котларга район башлыгы Айрат Хәйруллин, район башкарма комитеты, социаль яклау идарәсе, ветераннар Советы, Түбән Мактама һәм Яңа Нәдер авыл җирлекләре вәкилләре килде. Айрат Ринат улы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләде, чәчәкләр бүләк итте һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

- Сез соклануга һәм зур хөрмәткә лаек. Сезнең кебек кешеләр безнең районны таныта һәм киләчәк буыннар өчен үрнәк булып торалар, - дип ассызыклады район башлыгы.

Зәрига Шәйдуллина Түбән Мактамада туа. 1930 елда, кияүгә чыккач, Нәдер авылында яшәргә күчә. Зәрига Гальбай кызы гомере буе "Зәй" колхозында эшләгән. Ире Сәет белән бергә җиде бала тәрбияләп үстерәләр, аларның икесе балигъ булмаган яшьтә фаҗигале төстә һәлак була. Юбилярның барлык балалары да лаеклы ялда һәм хөрмәтле кешеләр: Җәүһәрия - "Зәй" колхозында алдынгы хезмәткәре, Рәисә Үзбәкстанда заводта эшләгән, фоторәсемнәре һәрвакыт Мактау тактасында эленгән. Бүгенгесе көндә  Зәрига әби улы Рәсих гаиләсе белән бергә яши, Рәсих "Әлмәтнефть" идарәсенең әйдәп баручы белгече булып эшләгән.  Тагын бер кызы - Рәзинә инглиз теле укытучысы. Иң кечкенәсе Әлфия Балашова хәрби частенең кадрлар бүлеге начальнигы хезмәт куйган. 

Бүген алар Россиянең төрле почмакларыннан рухи чисталык хөкем сөрә торган зур һәм җылы йортка, яраткан әниләрен, әбиләрен, 105 яшьлек юбилее белән котларга җыелды. Балалар һәм килгән кунаклар бергәләшеп Зәрига апаның шигырьләрен, бәетләрен  сокланып тыңладылар.  Зәрига Шәйдуллинаның сугыш турындагы бәетләре авыл халкының әдәби иҗатында зур урын алып тора.  Аларда - сугыш кырларында һәлак булганнарга да багышланан.

Сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә сынаган, ачлык, җимереклекне күргән  Зәрига апа йөрәгендә кешеләргә булган мәхәббәтен саклап кала алды. Ул бик талантлы һәм тормышчан кеше.  Зәрига Гальбай кызы намаз, Коръән сүрәләре укый.

- Өйдән чыкканда, һәрвакыт дога укыгыз. Ул сезне бөтен  бәла-казалардан саклый. Башкаларга карата мәрхәмәтле һәм шат күңелле булыгыз. Намус белән хезмәт итегез, күңелегезне беркайчан да төшермәгез, ул чакта сезнең һәркайсыгыз минем кебек бәхетле озын гомерле булуына ышана алачак, - дип ихлас теләкләрен җиткерде Зәрига Шәйдуллина.

Бу истәлекле көнне озын гомерле әби  адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Зәрига әби барлык котлауларга да сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе теләп шигырь юллары белән җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International