Кама Тамагы район хастаханәсе белгечләре профилактик әңгәмә үткәрде

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрьдә Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе белгечләре "Богородский рай" комплекслы үзәгенең социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Гриппка каршы" дигән тематик әңгәмә үткәрде.

Дәрес сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм грипп һәм ОРВИ профилактикасына юнәлдерелгән иде.

Чара барышында тыңлаучыларга грипп белән зарарлану ысуллары, инфекция чыганаклары һәм авыру билгеләре турында сөйләделәр. Белгечләр авырудан саклану мәсьәләсенә аерым игътибар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International