Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Без бергә” проекты уңаеннан “Социаль инклюзия” буенча балаларны Арча мәдәният йортына чакырдылар.
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Г. Андерсенның “Кар - боз патшабикәсе” әкияте спектаклен тәкъдим итте. Балалар тын да алмый әкият карады, геройлар өчен борчылып утырдылар. Балалар арасында беренче тапкыр гына театрга баручылар да бар иде.
Тәрбиячеләр фикеренчә, мондый чаралар иҗатка, театрга мәхәббәт, кызыксыну уята. Иң мөһиме балалар үзләренең яшьтәшләре белән очрашып, аралаша ала.