19-22 нче октябрьдә “Эрудит-Селдом” шәхси өстәмә белем бирү учреждениясе белгечләре Сарман урта мәктәбе һәм гимназия укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чаралар үткәрделәр.
8-11 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче тестлар уздырылды. Очрашу ахырында балалар кем булырга теләүләре турында сөйләде. Соңыннан аларга һөнәрләр турында буклетлар таратылды.