Чистайның "Балкыш" үзәгендә көзге яфраклардан бәйләм ясадылар

2018 елның 19 октябре, җомга

Берәр нәрсә белән шөгыльләнү тормышыбызның киеренке ритмыннан арынып торырга ярдәм итә. Мондый шөгыль табигый материал белән эшләү булырга мөмкин: өрәңге яфракларыннан чәчәкләр ясау һәм аны чәчәк бәйләменә җыю, ә шул чәчәк бәйләмен әнигә яки әбигә бирү икеләтә рәхәт.

Бу эш белән шөгыльләнгәндә зур тәҗрибә булу, материал һәм техника сыйфаты түгел, ә процессның үзе һәм балаларны процесска җәлеп итү мөһим. Яфракларны бору гадәттә балаларда зур куаныч тудыра. Табигый материал белән эш тынычландыра, иҗади потенциалны ача, тырышлыкка, фантазиягә ярдәм итә.

Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгеч Э.Киямова  балигъ булмаган балалар өчен табигый материалдан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International