"Изгелек" үзәгендә мастер-класс узды

2018 елның 19 октябре, җомга

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова "Наркотикларсыз тормыш" дигән акциягә багышлап, мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт  алучылар өчен модульле оригами техникасы кулланып, аккошлар ясау  буенча мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: психоактив матдәләргә бәйлелекне булдырмау һәм декоратив-гамәли сәнгать ярдәмендә уңай кыйммәтләрне формалаштыру.

Хезмәт белгече оригами техникасы белән кәгазьдән әйберләр эшләүнең кеше өчен файдалы булуын: иҗади сәләтне,  хәтерне, игътибарны, фикерләү сәләтен үстерүе турында сөйләде. Аннары кәгазьне ничек бөкләргә һәм жыярга кирәклеген күрсәтте. “Аккош” өчен модульләр ясау  барышында хезмәт белгече  яңа терминнар белән таныштырды: кеше үзенең яраткан шөгыле яки спорт, яисә ижади эш белән мавыга икән, анда "бәхет гармоны" эндорфиннар дип аталган психоактив матдәләр барлыкка килә.

Чара ахырында катнашучылар оригами техникасы белән оештырылган шөгыльнең тынычландыруы, авырулары һәм проблемалары турында онытулары, иҗат һәм наркотикларның бер-берсенә туры килмәве  турында әйттеләр.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International