Лаеш районының мөмкинлекләре чикле балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче күчмә чара узды

2018 елның 19 октябре, җомга

Лаеш районы халыкны эш белән тәэмин итү һәм тернәкләндерү үзәкләре белгечләре инвалид балаларны эшче һөнәрләр белән таныштырды.

Сәфәр маршруты Лаеш белгечләре тарафыннан җентекләп эшләнгән, ул эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Чарада Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 13-17 яшьлек 20 инвалид баласы катнашты.

Яшүсмерләрне эш һөнәрләре белән таныштыру Сокура авылының "Мәктәп туклану"ыннан башланып китте. Биредә балаларны предприятие директоры Владимир Симанов һәм технолог Диләрә Хәсәнова каршы алды. Яшүсмерләр агымдагы көнгә менюны кызыксынып карады. Шулай ук төнлә 2329 данә кондитер әйберләре җитештерелүен, ассортиментның район мәктәпләре соравы буенча билгеләнүен дә белделәр. Шулай ук Владимир Алексеевич үзенең предприятиесе һөнәрләре һәм инвалидлыгы булган кешеләрне эшкә урнаштыру мөмкинлеге турында да сөйләде.

Чара маршрутының икенче пункты "Егорьевские теплицы" ҖЧҖ булды. Предприятиенең генераль директоры Рамил Мәрданов һәм менеджер Оксана Федорова балаларны әзер продукция төргәкләү цехлары һәм суган утыртылган теплицалар буенча үткәрделәр. Экскурсия ахырында балалар төрү тартмаларын җыю буенча мастер-класста да катнашты.

Күчмә экскурсия Лаеш техник-икътисадый техникумында  тәмамланды. Техникум буенча экскурсиядә директор Ольга Якимова яшүсмерләргә уку йортында белем алына торган һөнәрләр турында сөйләде. Чараның икенче өлешендә техникумның производствога өйрәтү мастеры Елена Замазова  «пешекче, кондитер» белгечлеге буенча белем алучы 1 һәм 3 курс студентлары белән кунакларга «пицца әзерләү»темасы буенча кулинария сәнгате профи-пробасын үткәрде.

Мәшгульлек үзәге белгечләре сүзләренә караганда, мондый махсус оештырылган экскурсияләр яшьләргә эшче һөнәрләренең кыйммәте һәм әһәмиятен, махсус белем алу мөмкинлекләрен күрсәтә. Ә Лаеш районы җитәкчелеге яшьләрне эш белән тәэмин итү өлкәсен киңәйтү өчен күп эш башкара.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International