Күптән түгел генә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә (ДКУ) инвалидлар өчен эш урыннары квоталау мәсьәләсе буенча эш бирүчеләр белән киңәшмә узды.
Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карары нигезендә 2019 елга 13 оешмага 21 кешене эшкә урнаштыру өчен квота билгеләнде.
Киңәшмә барышында куелган төп бурыч квоталанган эш урыннарына чиратта торучы инвалидларны эшкә урнаштыру максатына ирешү иде. Шулай ук оешма, эш бирүчеләр белән берлектә, инвалидларга, хосусый тернәкләндерү һәм абилитация программасы таләпләре нигезендә, эш урыннарын индивидуаль сайлау-бирү максаты да күздә тотылды.
Киңәшмәдә барлык предприятиеләр җитәкчеләре дә катнашты, билгеләнгән квота турында карарны алды, эш урыннарын квоталау барышында килеп чыга торган проблемалар турында фикер алышулар булды. Алар киләчәктә дә актив төстә бергәләп хезмәттәшлек итү турында килештеләр.