Буа районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән "Бөтен профессияләр кирәкле" дигән темага чара уздырды.
Чараның максаты балаларны төрле профессияләр белән таныштыру, киләчәгең якты, ышанычлы булуы күбрәк үзеңнән торганлыгын аңлату иде. Бу чарада балалар һөнәрләр белән танышты. Киләчәгеңне дөрес төзү өчен сәләмәт яшәү рәвеше алып баруны онытмаска кирәклекне аңладылар. Шуларны үтәгәндә генә киләчәк тормышка салыначак нигез нык булачак