Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шимбә өмәсе узды. Анда "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "Камаз" ГАҖ, "Ремдизель" АҖ, Пенсия фонды идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, "Домкор" ҖЧҖ, "Татэнерго" АҖ, "Строим будущее"ИК ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Өмәне үткәрү инициативасы Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының Яшьләр советы җирле иҗтимагый оешмасыныкы.
Егетләр һәм кызлар интернат-йорт территориясен төзекләндерүдә бик теләп катнашты, бердәм булып , чүп-чар җыйдылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр.
Чара позитив нотада интернат-йортта яшәүче гражданнарны сыйлау белән тәмамланды. Теге яки бу сәбәпләр аркасында туганнарсыз калган өлкән кешеләр алардан чәй пирогларын бик шатланып кабул итте, ә "Татэнерго" АҖ филиалы яшьләре картлар интернат-йортта яшәүчеләрне туңдырма белән сыйлады.