Түбән Камада укучыларга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтелде

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Түбән Камада "Минем һөнәрем – минем киләчәгем! " дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелде.

Анда 36 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфтагы 60 укучы катнашты. Очрашу барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е. Саблина халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр, Түбән Кама муниципаль районының хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр турында тулы мәгълүмат бире. Моннан тыш, яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрелде.  Әңгәмә барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече тарафыннан квалификацияле җаваплар яңгырады.

Барлык катнашучыларга мәгълүмати брошюралар һәм "Минем һөнәрем – минем киләчәгем", "Һөнәрләр төрләрен классификацияләү" буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International