2018 елның 25 октябрендә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.
Бу көнне 15тән артык предприятие кадрлар хезмәте белгечләре чакырылачак, алар 120 дән артык вакансия тәкъдим итәчәк.
Ярминкәдә 100дән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Ярминкә 10.00 сәгатьтә Лениногорск политехник көллияте бинасында (Гагарин ур., 31) узачак.