14 ноябрьдә Казанда "Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе" дигән белем бирү семинары башланды. Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы оештыра.
Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш урынында имгәнүләрне булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максатында Әлмәт шәһәрендә "Хезмәт иминлеге буенча идарә итү системасы" темасына Республика семинары уздырылачак.
Түбән Камада инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсен 14 ноябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге уздырды. Ярминкәгә 339 кеше килде, шуларның 29ы вакантлы эш урыннарына юллама алды.
"Без кризис һәм социаль үзгәрешләр чорында яшибез, - ди Әгерҗенең "Наз" приюты тәрбиячеләре. - Безнең бурыч-кешегә балачактан ук ярдәм итү, үз-үзеңә таяныч табу, тискәре риск факторларына психологик каршы тору ресурсларын арттыру".
Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты дәвам итә.
Татарстанда эшсез пенсионерлар шәхси балалар бакчасы һәм матурлык салоннары ачты. Бу хакта бүген «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында пенсия яшендәге кешеләрне эшкә урнаштыру өчен гамәлдәге программалар турында бүген министр Эльмира Зарипова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.
Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Күңелле кешеләр” дигән аппликация дәресе оештырылды.