"Без кризис һәм социаль үзгәрешләр чорында яшибез, - ди Әгерҗенең "Наз" приюты тәрбиячеләре. - Безнең бурыч-кешегә балачактан ук ярдәм итү, үз-үзеңә таяныч табу, тискәре риск факторларына психологик каршы тору ресурсларын арттыру".
Моның өчен мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Дуслык утравы" психологик түгәрәге үткәрелә. Түгәрәкнең максаты балаларны уңай яктан үз-үзләрен аямыйча эшләргә һәм башка кешеләрне кабул итәргә өйрәтү, рефлектив акылга өйрәтү, үз-үзеңә ихтыяҗ формалаштыру. Түгәрәк дәресләре барышында балаларда коммуникатив күнекмәләр камилләштерелә һәм уртак иҗади эшчәнлек үстерә.