Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш урынында имгәнүләрне булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максатында Әлмәт шәһәрендә "Хезмәт иминлеге буенча идарә итү системасы" темасына Республика семинары уздырылачак.
Семинар эшендә башкарма хакимият, күзәтчелек һәм контроль органнары вәкилләре, предприятиеләрнең хезмәт иминлеге буенча җитәкчеләр һәм белгечләр катнашачак. Семинар кысаларында заманча шәхси саклану чаралары күргәзмәсе оештырылачак.
Семинар 2018 елның 22 ноябрендә, 11.00 сәгатьтә башлана.
Семинарны үткәрү урыны: Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (Герцен ур., 86А йорты, актлар залы).
Белешмә өчен телефон: (8553) 32-34-99