Татарстанның ике предприятиесе хезмәт хакы буенча 4,4 млн сумнан артык әҗәтен каплады

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. Республиканың Минзәлә районындагы ике предприятиедә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы тармагында үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы "Чулпан" ҖЧҖ 265 хезмәткәре алдында гомуми  2470,8 мең сумлык һәм "Минзәлә" ҖЧҖ 140 хезмәткәренә 1932,7 мең сум күләмендә әҗәтен каплады.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International