Татарстанның эшсез пенсионерлары шәхси балалар бакчасы һәм матурлык салоны ачты

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда эшсез пенсионерлар шәхси балалар бакчасы һәм матурлык салоннары ачты. Бу хакта бүген «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

"Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" программасы кысаларында без ел саен 5 меңгә якын эшсезне укытабыз. Шулай ук без үзебезнең эшне оештыруда да ярдәм күрсәтәбез. Пенсия яшендәге кешеләр өчен бу программаны быел ук тормышка ашыра башладык. Әйтик, бер районда эшмәкәр балалар кафесы-туңдырма ачты», - дип хәбәр итте министр.

Шулай ук чәчтараш, маникюр һәм педикюр хезмәтләре күрсәтү, матурлык салоны ачу белән бәйле башлангычлар да хупланды. Мәктәпкәчә белем бирү һәм балаларны тәрбияләү өлкәсендә бизнес-проект гамәлгә ашырылды. Пенсионер-эшмәкәр республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында шәхси балалар бакчасы ачты. Моннан тыш, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан республикада өлкән яшьтәге кешеләрне экскурсовод һөнәренә өйрәтү тәҗрибәсе тупланган.

"Өлкәннәр төрле турфирмаларда эшлиләр, бүгенге көндә дә экскурсияләр үткәрәләр. Экскурсоводлар сыйфатында нигездә пенсия яшендәге хатын – кызлар — элеккеге укытучылар, табиблар, иҗади һәм педагогик хезмәткәрләр эшли", - дип хәбәр итте Эльмира Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International