14 ноябрьдә Казанда "Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе" дигән белем бирү семинары башланды. Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы оештыра.
Семинарда Россиянең 10 төбәгеннән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Түбән Новгород, Калуга, Воронеж, Тула, Липецк һәм Ленинград өлкәләре, Пермь краеннан дәүләт структуралары һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре катнаша.
Семинарның пленар өлешендә Россия ФАДН чит ил гражданнарын социомәдәни адаптацияләү һәм интеграцияләүнең методик тәэмин итү бүлеге башлыгы Виктория Леденева, РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советның дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати тәэмин итү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Ирина Орлова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, "Яңа гасыр" АБНО генераль директоры Лилия Таишева, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Зилә Максудова, VOICES+ Европа тикшеренүләре өлкәсендә Жан Моненың өстенлекле үзәге координаторы Рөстәм Дәүләтгильдиев, ТР УПЧ Аппаратының гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге әйдәүче консультанты Адилә Хәлимова чыгыш ясады.
Белешмә:
"Хезмәт мигрантларының социаль адаптациясенә һәм интеграциясенә комплекслы якын килү моделе" 2018 елның 2 апрелендә РФ Дәүләт Думасында "БДБ киңлегендә Россиянең миграция сәясәте турында" парламент тыңлаулары барышында Россия төбәкләренә таратуга тәкъдим ителде.
2017 елның декабреннән 2018 елның октябренә кадәр проектта 13 меңнән артык мигрант катнашты. Проектның бурычлары мигрантларның социаль, юридик һәм медицина хезмәтләреннән файдалана алуын тәэмин итү, шулай ук мигрантларның мохитендәге вәзгыятьне мониторинглау.