Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты дәвам итә.
Биредә 28 инвалид бала һәм 9 ата-аналары өчен 14нчы ноябрьдә "Балалар хореография мәктәбе"ндә укучылар "Шүрәле" исемле театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Кечкенә артистлар аз вакыт эчендә урман тормышын тәкъдим итте. Тамаша балаларда уңай эмоцияләр тудырды.