Яңа Чишмә интернат-йорты республика конкурсында катнаша

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" республика конкурсының район этабы үтә.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортының социаль эш буенча белгече Гүзәлия Мостафина леге конкурста "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә катнашты.

Эштә ул узен бик тырыш, инициатив, оператив яктан күрсәтте. Катнашучы сәхнәдә үзенең һөнәри осталыгын куелган максатларга ирешү, яңа технологияләр белән эшләү, үҗәтлек, тырыш хезмәт, системалы эше белән исбатларга тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International