Лениногорск мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре балалары рәсем конкурсында катнашты

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорск мәшгульлек үзәге учреждениесе хезмәткәрләре балалары “Мин Татарстанда яшим” рәсем конкурсында катнашты.  Иҗат эшләре ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланды.

Конкурсның максаты – балаларда республикадагы тарихи вакыйгаларны өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук балаларның иҗат сәләтләрен ачу. Яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү һәм Ватанга тугрылыгыңны күрсәтү  бик мөһим гамәл.

Хезмәткәрләрнең балалары бик теләп рәсем конкурсында көч сынашты. Катнашучылар саны 12 иде. Аларга  Мактау грамоталары, бүләкләр, фломастерлар җыелмасы тапшырылды. Димәк, алда тагын да матуррак рәсемнәр барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International