Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге үз карамагындагыларны даими кайгыртып тора.
Үзәкнең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге медицина хезмәткәре тарафыннан сәламәтлекләрен күзәтү, тормыш шартларына бәя бирү максатыннан үзәктә социаль ярдәм алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына патронаж оештырылды.
Патронаж нәтиҗәләре буенча сорауларга анализ ясала һәм проблемаларны чишү өчен чаралар күрелә.