Питрәч муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы "Кайгырту" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Земфира Гобәйдуллина Питрәч районында узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын – кыз карашы» республика конкурсында "Минем язмышым-минем һөнәрем" номинациясендә җиңүче булды.
Земфира Әбләс кызы сабыр, игелекле, ярдәмчел, тырыш хезмәткәр. У. социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе белән бәйле мәсьәләләрне оператив, сыйфатлы һәм профессиональ рәвештә хәл итә белә. Хезмәт сөючән, аралашучан, кыска гына вакыт эчендә зур эш башкара ала. Документларны төгәл һәм дөрес алып бара. Эшкә җаваплы карый һәм үз вазыйфаларын вакытында башкара.
Земфира Гобәйдуллина коллективның җәмәгать тормышында актив катнаша, хезмәттәшләре һәм карамагындагылар арасында ихтирам казанган.