"Өмет утравы"нда "Гарденотерапия" технологиясе буенча дәресләр дәвам итә

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән "Гарденотерапия" технологиясе буенча эшне дәвам итә.

Кышкы чорда, бакча белән шөгыльләнү мөмкинлеге булмаган вакытта, чүлмәкләрдә бүлмә үсемлекләре үстерелә. Мондый шөгыль күпләрнең күңеленә хуш килә. Бүлмә гөлләре тирә-юньгә ямь өстәп тора, һаваны чистарта.

"Үсемлекләргә нисбәтле дәресләр эмоциональ кәефне һәм гомуми кәефне яхшыртуга ярдәм итә", - ди социаль хезмәткәрләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International