ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлык һәм корычтай ныклы рух билгесе өсти.

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула.

Быел Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучы җиде кеше Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең район оешмасы әгъзалары булды. Бу аларга төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашу мөмкинлеге бирә.

 29 гыйнварда Питрәч муниципаль районының социаль яклау тармагының йомгаклау киңәшмәсе узды.

Түбән Каманың “Веста” үзәгендә “Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше уңаеннан “Өйдә кияр өчен башмаклар бәйләү” дип аталган дәрес үтте.

 


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина  яшүсмер өчен “ВИЧ-йогышы турында” дигән төркемле дәрес үткәрде.

 

Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова "Иртәнге күңелле гимнастика"  дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Бүген Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү  үзәгенең хезмәт базарына анализ ясау һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Майя Алексеева «Елховлес»  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең пенсия алды яшендәге  гражданнар категориясенә керүче хезмәткәрләре  белән очрашуда  катнашты.

2019 елның 29 гыйнварына республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 115 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 717 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.

"Без бергә" проектын тормышка ашыру уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәге белгечләре "Искиткеч кешеләр"дигән чара уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International