Алабуга волонтерлары Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән аралашты

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула.

"Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел" республика конкурсы уңаеннан 3 нче урта мәктәп волонтерлары Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче әфганчылар М.Льдоков һәм Д.Вафин белән очрашты.

Балалар интернат-йорт карамагындагыларга бик күп сораулар бирде. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар волонтерларга авыр сугыш турында сөйләде, үз бүләкләрен күрсәтте.

"Җирдә тынычлык булу бик мөһим, барлык кешеләрнең дә дус яшәүләре һәм үзара коралсыз килешә белүләре", – диде ахырда Михаил Льдоков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International