Әлмәттә үзәге пенсия  алды яшендәге хезмәткәрләр белән очрашуны дәвам итә

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү  үзәгенең хезмәт базарына анализ ясау һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Майя Алексеева «Елховлес»  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең пенсия алды яшендәге  гражданнар категориясенә керүче хезмәткәрләре  белән очрашуда  катнашты.

Әлеге чара пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясенең бу оешмада аларның алдагы хезмәт эшчәнлегенең хәлен бәяләү буенча  эш кысаларында узды.

Очрашу барышында пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, шулай ук бу категориядәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International