Хисап атнасында республика эш бирүчеләре 4 327 вакантлы эш урыны тәкъдим итте

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 29 гыйнварына республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 115 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 717 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.

Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 327 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,32 кеше тәшкил иткән.

Хисап атнасында 1 068 татарстанлы эшсез дип танылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 1 008 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 68 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International