Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләрнең спорт казанышлары

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Быел Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучы җиде кеше Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең район оешмасы әгъзалары булды. Бу аларга төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашу мөмкинлеге бирә.

Беренче шундый чара 30 гыйнварда Кама Тамагы муниципаль районында узды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл адаптив уеннары үтте. Районара ярыш инвалидларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм ял итү максатыннан оештырылды. 

Иптәшләрчә очрашу аралашу, бер-берсе белән җиңү шатлыгын уртаклашу, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, шәхси потенциалны гамәлгә ашыру, яңа тормыш максатларын билгеләү һәм аралашу даирәсен киңәйтү мөмкинлеге бирде.

Әлеге ярышта интернат-йортта яшәүче алты кеше катнашты. Юрий Воронков новус уенында I урын алды, ә Елена Ореховская джакколода җиңү яулады. Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International