"Веста" үзәгендә хезмәт реабилитациясе буенча дәресләр дәвам итә

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың “Веста” үзәгендә “Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше уңаеннан “Өйдә кияр өчен башмаклар бәйләү” дип аталган дәрес үтте.

Максаты: крючокта бәйләү нигезләре һәм ысуллары белән танышу.

Алдагы дәрестә белгеч хатын-кызларга үз куллары белән өйдә кияр өчен бәйләнгән башмаклар ясарга тәкъдим итте. Бу тәкъдим күп кенә катнашучыларга зәвык буенча туры килде - эшләнмәләр өчен кирәкле материал һәм нигез, ягъни аяк киеменең табанын, әзерләргә булдылар. Бу дәрескә барысы да әзерләнеп килде. Крючок белән бәйли белүчеләргә схеманы укып, эшкә керешергә гомумән зур авырлык тудырмады. Ә беркайчан да бәйләү җайланмаларын кулга алмаганнар бәйләү серләрен тиз аңлады. 

Хатын-кызлар эшкә бик теләп тотынды, авырлыклар туган очракта белгечкә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Катнашучыларның сүзләренә караганда, аларның якыннарын бәйрәмнәрдә кызыклы һәм практик эшләнмәләр белән сөендерәсе килә. 

Вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Очрашу ахырында хатын-кызлар кызыклы дәрес өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International