29 гыйнварда Питрәч муниципаль районының социаль яклау тармагының йомгаклау киңәшмәсе узды.
Анда 2018 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга бурычлар куелды. Киңәшмәдә Питрәч муниципаль районы башлыгы аппараты җитәкчесе Р. Вәлиуллин, социаль яклау бүлеге башлыгы Р.Р. Сәхәбиева, Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Питрәч муниципаль районындагы "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмә барышында социаль хезмәт күрсәтү учреждение директорлары докладлары тыңланылды, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре эштәге казанышлары өчен бүлек башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.