Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче яшьләр Россия хәрбиләренә ярдәм итү акциясендә катнаштылар – үз куллары белән ясалгаан 10 Чебурашка уенчык ясадылар.
Яшел Үзән районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә инновацион технология кулланалар.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты һәм «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән эшләүнең яңа ысулларын үзләштерәләр.
«Шампур» кафесы җитәкчеләре Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының көндезге тору төркеме өчен сумкалар буяу буенча мастер-класс оештырды.
Арча районы халкы өчен «Асфальтта дуслык: рәсем ясыйбыз һәм уйныйбыз» дигән иҗади чара оештырылды. Ул «Алгарыш» яшьләр үзәге, «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы һәм «Форпост» яшьләр патриотик хәрәкәте активистлары көче белән үткәрелде.
«Мин тормышны сайлыйм» клубы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Наталья Емельянова «Үзең белән идарә итәргә өйрән» темасына төркемле дәрес үткәрде. Социаль хезмәтләр алучылар хис-кичерешләрне җиңәргә һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән яхшырак аралашырга өйрәнделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасында катнашучы белән очрашу узды.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында, шулай ук «Актив озын гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә өлкән кешенең актив гомерен озайтуга ярдәм итә торган төрле технологияләр кулланалар.
«Созидание 2+2» инклюзив остаханәсе» проекты кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «Добро.Центр» волонтерлары оешмасының «көмеш» волонтерлары һәм медицина училищесы студентлары белән берлектә киез итек басу буенча мастер-класста актив катнаштылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.