Чистай интернат-йортында сугышчылар өчен гадәти булмаган бүләкләр әзерләделәр

2025 елның 25 июле, җомга

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче яшьләр Россия хәрбиләренә ярдәм итү акциясендә катнаштылар – үз куллары белән ясалгаан 10 Чебурашка уенчык ясадылар.

Инициатива үзеннән-үзе туды. Хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова җитәкчелегендә яшәүчеләр бу сөйкемле җәнлекләрне ясады. Персонаж да символик рәвештә сайланган, чөнки Чебурашка үзенең яхшылыгы, ихласлыгы аркасында күптән инде бөтен илнең яраткан персонажы булган.

Чебурашкалар гуманитар ярдәм белән бергә фронтка китәчәк, анда алар кайгырту һәм рәхмәт символына әвереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International