«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә инновацион технология керткәннәр

2025 елның 25 июле, җомга

Яшел Үзән районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә инновацион технология кулланалар. Сөйләм йөршләре балалар белән комплекслы коррекция-үстерү эшенең мөһим компонентына әверелде. Алар сөйләм күнекмәләрен үстерергә генә түгел, баланың гомуми үсешенә, аның эмоциональ халәтен һәм социальләшүен яхшыртуга да ярдәм итә. Белгечләр тарафыннан балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән сөйләм сәфәрләре картотекасы эшләнгән һәм практикада уңышлы кулланыла. Йөреш вакытында балалар әйләнә-тирә дөнья белән танышалар. Кагылып, иснәп, карап, балалар төрле тойгылар туплыйлар, үзләренең сенсор тәҗрибәләрен баеталар, пассив һәм актив сүзлекләрен киңәйтәләр. Балаларга мондый кызыклы һәм төрле йөрешләр бик ошый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International