«Мин тормышны сайлыйм» клубы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Наталья Емельянова «Үзең белән идарә итәргә өйрән» темасына төркемле дәрес үткәрде. Социаль хезмәтләр алучылар хис-кичерешләрне җиңәргә һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән яхшырак аралашырга өйрәнделәр.
Чара барышында һәркем төрле тренинг күнегүләрендә катнашты. Күпләр билгеләп үткәнчә, бирем стресслы ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тоту турында уйланырга мәҗбүр итте. Моннан тыш, психолог катнашучыларга киеренке моментларда тынычлык сакларга мөмкинлек бирә торган махсус алымнар күрсәтте.