Балтач районында 98 кеше озак вакытлы карау буенча хезмәтләр ала

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында, шулай ук «Актив озын гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә өлкән кешенең актив гомерен озайтуга ярдәм итә торган төрле технологияләр кулланалар.

Хатирәләр терапиясе, хезмәт терапиясе өлкән яшьтәге гражданнарның психоэмоциональ халәтен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Өлкәннәр бик теләп төрле эш белән шөгыльләнәләр. Социаль хезмәткәрләр белән бергә алар җиләк-җимеш, яшелчә җыялар, аларны кышка әзерлиләр.

«Наз» үзәгендә 242 кеше социаль хезмәт ала, шуларның 98 озак вакытлы карау буенча хезмәтләр ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International