Арчада «Асфальтта дуслык: рәсем ясыйбыз һәм уйныйбыз» дигән чара үткәрелде

2025 елның 25 июле, җомга

Арча районы халкы өчен «Асфальтта дуслык: рәсем ясыйбыз һәм уйныйбыз» дигән иҗади чара оештырылды. Ул «Алгарыш» яшьләр үзәге, «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы һәм «Форпост» яшьләр патриотик хәрәкәте активистлары көче белән үткәрелде.

Программада спорт уеннары, кызыклы эстафеталар, күңелле музыка, дәртле кәеф бар иде. Саф һавада узган уеннардан соң мастер-классларга күчтеләр. Балалар игелек талисманнары ясадылар, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында солдатларга хатлар яздылар, рәсемнәр ясадылар.

Шулай ук чарада катнашучылар өчен урам мәйданчыгында асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырылды. Барысы да бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International