«Созидание 2+2» инклюзив остаханәсе» проекты кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «Добро.Центр» волонтерлары оешмасының «көмеш» волонтерлары һәм медицина училищесы студентлары белән берлектә киез итек басу буенча мастер-класста актив катнаштылар.
Чараның максаты – волонтерлар һәм тәрбияләнүчеләр арасында психоэмоциональ киртәне бетерү, балаларда вак кул моторикасын үстерү, халык кәсебе белән танышу.
Мондый чараларда катнашу балаларга хезмәт сөючәнлек хисләрен үстерергә ярдәм итә, шулай ук аларның халык кәсепләре турындагы белемнәрен тирәнәйтә.