Бүген «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен традицион халык бәйрәме – Сабантуй оештырылды.
Сабантуйда Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылар алдында район мәдәният йортының үзешчән артистлары рус, татар һәм чуваш фольклоры белән чыгыш ясады.
Аксубай районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Татнефть» ГАҖ гранты алган «Яр буен саклыйк» проектын энтузиазм белән тормышка ашыруны дәвам итәләр. Балалар туган бистәсен чистарак һәм матуррак итәргә тәвәккәл.
Ел саен үткәрелә торган «Туган як» республика акциясен гамәлгә ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар туган яклары буйлап сәяхәт итүләрен дәвам итәләр.
Татарстанда дүрт миллионнан артык кеше яши, шуларның 600 меңгә якыны – 15 яшьтән 29 яшькә кадәрге яшьләр. Бу хакта «Хезмәт базарында яшьләр» коллегиясе утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде.
28 июньдә Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелде. Балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау учреждениеләренең балаларга карата аерым игътибар бирүен исәпкә алып, бу бәйрәм Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм психологлары арасында да игътибарсыз калмады.
Июнь башыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә мошенниклыкның киң таралган схемалары, җинаятьчел гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы турында профилактик эш алып бардылар. Социаль хезмәтләр алучылар белән мошенниклыкның төрле төрләре һәм алардан саклану ысуллары турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән әңгәмәләр уздырдылар.
«Болгар» пристане башлыгы Валерий Козин яр буе территориясендә чүп-чар җыю буенча экологик рейдларда актив катнашканнары өчен Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучыларына күңелле сюрприз ясады. Активистларга «Геннадий Куклев» метеорында «Болгар – Тәтеш – Болгар» маршруты буенча йөрергә мөмкинлек бирелде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр зур кызыксыну белән иҗат белән шөгыльләнә.
Иртәгә, 28 июньдә, Казанның «Урам» паркында сәгать тугыздан кичке бишкә кадәр «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак.